Татарстанда 2013 елда чит ил инвестицияләре күләме 22% үсеп, $894 млн тәшкил итә. Бу турыда Invest in Tatarstan II халыкара кышкы форумда әйттеләр.
Форумда шулай ук зур инвестицион компанияләрне җәлеп итәрлек проектрлар тәкъдим ителде: Иннополис шәһәре һәм Smart City технополисы. Ике проект та яңа махсус икътисади зона булдыруны күз алдында тота.
ТР инвестицияләр үсеше агентлыгы мәгълүматлары буенча туры чит ил инвестицияләре $408 млн тәшкил итә. Моннан ике ел элек Татарстанда туры чит ил инвестицияләре $100 млнга да җитми иде.
2012 елда “Алабуга” аерым иктисади зонанының 60% туры инвестицияләр кертелгән булган, узган елда әлеге доля 80% арткан.
Invest in Tatarstan форумы 5-6 март көннәрендә узачак. Форумда 16 илдән һәм Россиянең 11 регионыннан 450 кеше катнаша.