15 мартта Чаллы шәһәренең ИТ-паркында робототехника буенча ачык чемпионат үткәреләчәк. Инде икенче ел рәттән казан ИТ-паркының икенче мәйданчыгында республиканың яшь робототехника белгечләре җыелачак. Узган елны чемпионатта Татарстаннан 30дан артык команда җыелган.
Бу укучылар өчен робототехника өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтү өчен, бер-берсе белән аралашу өчен, шулай ук кыйммәтле бүләкләргә ия булу өчен уникаль мөмкинлек.
Чемпионатның оештыручылары арасында: Чаллы шәһәренең ИТ-паркы, Чаллы шәһәренең башкаручы комитетының мәгариф идарәсе һәм №36 инновацион технологияләр өлкәсендә лицей-интернат.
Ярышлар ике категория буенча уздырылачак. Башлангыч категориясендә катнашучылар LEGO конструкторларыннан роботлар төзеп, аларны бер-берсе белән көрәштерәчәк. Тәҗрибәле катнашучылар төзегән роботлар бер-берсе белән баскычта узыша, кегельринг-квадро һәм интеллектуаль сумода катнашачак.
Робототехника буенча чемпион җиңүчеләре, сайлап алу конкурсыннан тыш “JuniorStartup” стартап конкурсында катнаша алачак. Чемпионаттан катнашу өчен, Aleksey.Chernuha@tatar.ru электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк: Тулырак мәгълүмат 8 (8552) 40-91-54 телефон номеры аша