Министрлыкта 2013 елда Татарстан Республикасы территориясендә элемтә хезмәтләре сыйфаты буенча утырыш узды

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика территориясендә мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагындагы хезмәтләр сыйфатын арттыру буенча эшчәнлек башкара. Тармак эшчәнлегендә барлыкка килгән проблемаларны хәл итү нияте белән квартла саен министрыкла утырыш уздырыла. Утырышта Элемтә сыйфаты буенча комиссия, ТР буенча Роскомнадзор идарәсе, Казан шәһәренең Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе исполкомы вәкилләре катнашты.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында халык белән эшләү формасы һәм методлары арасында Интернет-кабул итү (www.digital.tatarstan.ru), электрон почта (mic@tatar.ru), “Халык контроле” (uslugi.tatarstan.ru) системалары аша килеп ирешкән гражданнар мөрәҗәгатьләре тора.

2013 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда узан елда аналогик периодта элемтә хезмәтләренә кагылышлы кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны 1,2 тапкыр кимегән.

2013 елда телевещание һәм почта хезмәтләренә кагылышлы зарланулар 2,5 тапкыр, ә проводлы элемтә хезмәтләренә кагылышлы – 1, 5 тапкыр кимегән.

Зарланулар арасында иң күбе кәрәзле элемтә хезмәтләргә кагыла. 2013 ел белән чагыштырганда мобиль Интернетка зарланулар арткан. Гражданнар республиканың муниципаль районнарында авыл җирлекләрендә мобиль элемтә хезмәте начар булуга зарлана.

Почта элемтә хезмәтләренә кагылганда зарланулар почта хезмәтләрендә чират булу һәм корреспонденция үз вакытында тапшырылмау.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы элемтә оператолары хезмәтләре сыйфатын контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International