Казан ИТ-паркында заманча мәгариф өлкәсендә робототехника урыны турында сөйләштеләр

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында “Балаларга өстәмә белем бирү системасында “Робототехника” юнәлешен үстерү” темасына республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинарның максаты – укыту робот техникасының хәзерге заман казанышларын, мәгарифнең төрле баскычларында укыту конструкторларын куллану мөмкинлекләрен күрсәтү.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда Татарстанда техник иҗатны үстерүгә 240 млн.сумнан артык акча юнәлдерелгән. Техник иҗатның 38 мәйданчыгы булдырылган, техник юнәлештәге 350дән артык яңа берләшмә ачылган, анда 4 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Быел “Киләчәк” стратегиясе кысаларында балаларда техник иҗатны үстерүгә якынча 60 млн.сум юнәлдерү планлаштырыла.

“Без үз алдыбызга республиканың һәр муниципаль берәмлегендә, балаларда техник иҗатны үстерү өчен, база мәйданчыкларын һәм мәктәпләрне булдыру бурычын куябыз”, - дип ассызыклады Э.Фәттахов. Аның сүзләренчә, робот техникасы буенча бер мәйданчык булдыру өчен, якынча 3-5 млн.сум таләп ителә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ассызыклап үткәнчә, Татарстан – машина төзелеше, нефть химиясе, нефть эшкәртү, авиатөзелеш үсеш алган сәнәгать төбәге. Төп бурыч – икътисадның алдынгы тармаклары өчен кадрлар әзерләү. “Инженерия фәне һәм белгечләрдән башка без сәнәгать продукциясе производствосы үсешен тәэмин итә алмыйбыз”, - дип ышана Э.Фәттахов. Робот техникасы кечкенә яшьләрдән инженерия-техника юнәлешенә кызыксыну уятырга мөмкинлек бирә.

Фәттахов сөйләгәнчә, майда фән-техника фестивале кысаларында WRO 2014 робот техникасы буенча халыкара олимпиаданың беренче республика сайлап алу этабы була. Россия һәм БДБ буенча LEGO Education компаниясе директоры Ольга Ломбас билгеләп үткәнчә, Казанда олимпиаданың Бөтенроссия этабы уза. Халыкара финал ноябрьдә Мәскәүдә була.

Робот техникасы буенча Халыкара олимпиада 2004 нче елда барлыкка килде, ул Сингапурда бөтен дөнья укучылары командасы катнашында узды.

Хәзер Олимпиада ел саен уздырыла. Үткән елда анда 40 илдән якынча 20 мең команда катнашты.

О.Ломбас чыгышы барышында Осло Норвегия Университеты тикшеренүләре мәгълүматын китерде, аның нигезендә, соңгы 10 елда Франциядә, Кореядә, Германиядә, Нидерландта, Норвегиядә, АКШда техник белгечләр сайлый торган студентларның саны кимегән.

“ICL-КПО ВС” ААҖ компаниясе генераль директоры урынбасары Евгений Степанов билгеләп үткәнчә, бүген роботларны сәнәгать өлкәсендә кулланалар, инде социаль өлкәдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә куллана башлыйлар. “Бу тармак артында киләчәк. Без Татарстан балаларын аларны ничек проектларга һәм алар белән ничек эшләргә кирәклеген вакытында өйрәтеп калу мөһим, дип саныйбыз”, - диде ул.

Семинар эшендә ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре башлыкларының тәрбия эше буенча урынбасарлары, “Робототехника” берләшмәсе директорлары һәм җитәкчеләре, 2013 нче елда булдырылган фән-техника иҗаты мәйданчыклары җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International