Мәдәният өлкәсендә мәгълүматлаштыру сораулары турында ИТ-паркта сөйләштеләр

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда мәдәният өлкәсендә мәгълүматлаштыру сорауларын бүген ИТ-паркта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы катнашындагы утырышта сөйләштеләр.

Татарстанда китапханәләр, музейлар, театрлар мәгълүматлаштыру, архив фондларын цифралаштыру буенча зур эш башкарылган.

Бүгенге көндә 32 үзәк район китапханә (күрсәткеч барлык саннан 65% тәшкил итә) бердәм электрон китапханә каталогына тоташтырылган. 2013 елда Татарстан китапханәләре хезмәткәрләре өчен бердәм портал булдырыла. Биредә 1,2 мең кулланучы теркәлгән.

29 музей(барлык саннан 23 %) бүгенге көндә автомазацияләнгән музей комплекс системасында эшли. 710 мең экспонат (яки 39 % гомуми саннан) турында мәгълүмат бердәм мәгълүмати системага кертелгән. 66, 5 мең музей экспонатлары цифралаштырылган (3,8%).

2013 ел ахырында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru яшь тамашачылар театрына, “Әкият” курчак театрына, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академик театрына, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына, ТР Милли музеена билетлар сатыла башлады.

“ТР мәдәният министрлыгы белән Татарстан театрларына билет сату проектын үстерү буенча зур эш башкарасы бар, - дип билгели ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Киләчәктә Портал аша сатыла торган билетлар санын, шулай театрлар исемлеген арттырачакбыз.”

Бүген Татарстан театрларына билетларны шулай ук Порталның мобиль кушымтасы аша да сатып алып була. “Услуги РТ” мобиль кушымтасын бушлай  iOS һәм Android платформасындагы телефоннарга йөкләп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International