Роман Шәйхетдинов ГЛОНАСС +112 системасын Владимир Артамоновка тәкъдим итте

2014 елның 28 феврале, җомга

Бүген Казан ИТ-паркында Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр эшләре министрлыгының урынбасары Владимир Артамонов булды. Кунакны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды. Министр кунакка ИТ-парк эшчәнлеген тәкъдим итте, аннары кунакка «ГЛОНАСС +112» системасының шалтыратулар кабул итүче үзәген күрсәттеләр.

Шалтыратулар кабул итү үзәгендә Владимир Артамонов операторлар белән сөйләшеп, системаның презентациясен тыңлады. Роман Шәйхетдинов кунакка “112” номеры буенча һәр көнне 5 меңнән артык шалтырату кабул ителгәнен белдерде. Система ярдәмендә 634 мәктәп автобуслары һәм 248 ТР хөкүмәт транспорты мониторингы башкарыла. Экстрен оператив хезмәтләр транспортларының 76% ГЛОНАСС һәм ГЛОНАСС/GPS базасындагы навигацион җиһазлар белән булдырылган.

Владимир Артамонов Казан ИТ-паркы эшчәнлеген югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International