185 электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru, «Электрон Татарстан» инфоматлары һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасы аша куллана ала.
«Услуги РТ» мобиль кушымтасын кулланучылар 15тән артык электрон хезмәт белән куллана ала.
iOS һәм Android платформасындагы сматрфон кулланучылар юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны, налоглары, ТКХ хезмәтләрен, социаль ипотекага кертемнәр, шулай суд производстволары кертемнәрен түли ала. Кумышта аша әти-әниләр балаларының мәктәп билгеләрен дә күзәтеп бара ала.
2013 елның декабреннән «Услуги РТ» мобиль кушымтасы аша мәдәни чараларга электрон билет сатып алу мөмкинлеге булдырылды. Кулланучыга бары тик электрон билетны бастырып алырга һәм чарага кергәндә контролергә күрсәтергә кирәк.
Шулай ук мобиль җиһаз аша татарстанлылар врачка чират язылып, Татарстан Республикасы поликлиникаларының кабул итү вакытын карый ала.
«Услуги РТ» мобиль кушымтасында бушлай AppStore и PlayMarket кибетләрендә йөкләп була.