Mail.Ru Group Россиянең IT-белгечләр әзерләүдә ярдәм кыла. Университет программасы IT өлкәсендәге базардагы актуаль тәлапләрне исәпләп, яңа тенденцияләрне булдырачак. Университет студентлары Mail.Ru Group белгечләре белән булдырылган төрле мәсьәләләрне чишәчәк. Төрле проектлар белән эшләгәндә студентлар реаль тәҗрибә туплый алачак. Әңгәмәне уңышлы узган белгечләр компаниядә стажировка уза алачяак. Mail.Ru Group хезмәткәрләре Университетлар фәнни-практик дәресләр уздырырга чакырылачак.
Mail.Ru Group компаниясенең югары уку йортлары белән хезмәттәшлектә уңышлы тәҗрибәсе бар.
«Алдынгы ИТ-компанияләрдә практика узу – яшь IT-белгечләр өчен мөһим эш. Кызганыч, бүгенге көндә ИТ-белгечләр алар алдында куелган мәсьәләрне тиз арада чишә алмый. Аларга ким дигәнче компанияләрдә бер-ике ел эшләп, индустрия таләпләре белән танышылрга кирәк. – ди ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. - ИТ-базаргы алдынгы компанияләр тарафыннан ИТ-белгечләр белән хезмәттәшлек итү – абсолют дөрес хәл. Минем уйлавымча, Mail.Ru һәм башка компаниячләр белән хезмәттәшлек итү Иннополис университеты студентлары өчен практик юнәлтелгән булачак”.