«Таттелеком» ААҖ директорлар советы акционерларның еллык собраниясендә әлеге составта кире сайтаначак, дип хәбәр итте “Интерфакс”.
Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров мәгълүмәти технологияләр өлкәсендәге эшчәнлек кылучы оешмаларга дәүләт аккредитациясен бирү турында боерыкка кул куйды. Аккредитациягә 190 компания ия булган. Аларга страховкага кертемнәр процентын азрак күләмдә түләргә мөмкинлек бирелә (30% урынына 14%).
«Халык контроле» («Народный контроль») системасы 2012 елның 16 апреленнән бирле эшләп килә. Узган ел системага 13 мең 251 гариза килеп ирешкән. Шуларның 54 процентын уңай хәл иткәннәр. Билгеле бер сәбәпләр аркасында, 3,3 меңнән артык гариза нигезләнеп кире кагылган, шуларның 1,5 меңе – җитәрлек дәрәҗәдә финанслау булмау сәбәпле. Гаризаларның 2 меңнән артыгын якын киләчәктә хәл итеп бетерергә уйлыйлар.
Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, аның урынбасары Марк Шмулевич, Министрлыкның мәгълүмати технологияләр өлкәсе үсеше департаменты советнигы Сергей Негодяев, Parallels компаниясен булдыручы, Acronis генераль директоры, Runa Capital венчур фонды партнеры Сергей Белоусов катнашындагы Иннополис Университетының тикшеренү советы утырышы узган шимбә Казанда узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм Университет директоры Дмитрий Кондратьев катнашты. Тикшеренү советының вәкилләре белән 2013 елга ел отчеты һәм 2014 елга планнар тәкъдим ителде.
Иртәгә ТР Министрлар кабинетында “Халык контроле” системасына багышланган брифинг узачак.
Бүген Казанда Россиядәге беренче шәхси Navigator Campus hardware-технопаркы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнаштылар.
Биш венчур фондлар һәм шәхси инвесторлар казан hardware-технопаркына Navigator Campus $10 млн кадәр кертер ясарга әзер. Әлеге фонларга Runa Capital, QWave, Almaz Capital Partners, Phystech Ventures һәм Grishin Robotics керә.
Спорт чараларына билетларны хәзер Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында сатып алып була. Бүгеннән үк волейбол һәм футбол ярышларына билетлар бар. Спорт чараларының списогы тулыланлырылып торылачак.
Иннополис Университеты ИТ өлкәдәге Россия һәм чит ил югары уку йортларының 3-5 курс укучылары арасында конкурс игълан итә. Конкурста җиңүчеләр - 30-40 студент махсус программалар буенча грантларга ия булачак. Шул исәпәтн укучылар үз уку йортларындагы укуны дәвам итеп, беррәттән Иннополис Университетында да белем алачак. Укыту ике юнәлеш буенча барачак: ComputerScience – ArtificialIntelligence һәм SoftwareEngineering.
«Татарстан Республикасында мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлаштыру» законы Татарстан Республикасында мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең төп документы булып тора. Бүген Дәүләт Советына әлеге законның организацион-хокукый сораулары буенча төзәтмә проекты тәкъдим ителде. Министрлык белән тәкъдим ителгән үзгәрешләр беренче укудан ук кабул ителде.