«Таттелеком»ның директорлар советы әлеге составта сайлаячаклар

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

«Таттелеком» ААҖ директорлар советы акционерларның еллык собраниясендә әлеге составта кире сайтаначак, дип хәбәр итте “Интерфакс”.

Исемлеккә барлык 7 кеше дә күрсәтелгән: «Связьинвестнефтехим» ААҖ портфель инвестицияләр буенча эшләр бүлегенең җитәкчесе Владимир Терентьев, Татарстанның Министрлар кабинеты аппаратының җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев, “Таттелеком”ның генераль директоры Лутфулла Шафигуллин, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, аның беренче урынбасары Сергей Алексеев, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International