Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, аның урынбасары Марк Шмулевич, Министрлыкның мәгълүмати технологияләр өлкәсе үсеше департаменты советнигы Сергей Негодяев, Parallels компаниясен булдыручы, Acronis генераль директоры, Runa Capital венчур фонды партнеры Сергей Белоусов катнашындагы Иннополис Университетының тикшеренү советы утырышы узган шимбә Казанда узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм Университет директоры Дмитрий Кондратьев катнашты. Тикшеренү советының вәкилләре белән 2013 елга ел отчеты һәм 2014 елга планнар тәкъдим ителде.
Узган елда Иннополис Университеты ТР Мәгариф министрлыгының укыту өлкәсендә лицензиясен алды. 2020 елга кадәр үсеш стратегия планы рәсмиләштерелде.
Университет базасында укыту һәм тикшеренү эше белән шөгыльләнергә беренче 5 профессор белән килешүләр төзелгән.
Беренче 14 студент Университет партнеры - Carnegie Mellon университетында магистр программасы буенча укый башлады. Әлеге студентлар катгый сайлап алу узган – барлыгы Университет 720 гаризә кабул иткән, шуларның 12 % чит ил гражданнары тарафыннан җибәрелгән булган.
2014 елда Иннополис Университеты “Информатика” белгечлеге буенча югары белем бирү программасында эшчәнлек башкарырга лицензия алачак. Гаризә мәгариф һәм фән өлкәсендәге надзорның Федераль хезмәтенә җибәрелгән.
Эдинбург (Бөек Британия) Университеты белән хезмәттәшлек турында килешү әзерләнә. Моннан тыш, Карлсруэ (Алман иле) технологик институты белән уртак укыту программаларын башкару турында аңлашу төзелгән.
Университетның алдагы планнары – Казанда һәм Татарстан Республикасының районнарында STEM балалар техник иҗатының өстәмә үзәкләрен ачу. Шулай ук Университет STEM-үзәкләрне Россиянең төрле шәһәрләрендә ачарга планлаштырыла: Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Новосибирск, Пермь, Самара, Воронеж, Әстерхан.