Иннополис Университеты ИТ өлкәдәге Россия һәм чит ил югары уку йортларының 3-5 курс укучылары арасында конкурс игълан итә. Конкурста җиңүчеләр - 30-40 студент махсус программалар буенча грантларга ия булачак. Шул исәпәтн укучылар үз уку йортларындагы укуны дәвам итеп, беррәттән Иннополис Университетында да белем алачак. Укыту ике юнәлеш буенча барачак: ComputerScience – ArtificialIntelligence һәм SoftwareEngineering.
Грантка ия булган студентлар россия һәм чит ил профессорларында белем алачак. Моннан тыш Иннополис Университеты студентлары 6 атнага кадәр эре инновацион үзәкләрдә (Сингапу, Гонконг, Бөекбритания, Швейцария, Алман иле, Финляндия һ.б.) стажировка үтү мөмкинчелегенә ия булачак.
Грант алуга претендентлар югары уку йортларының 3-5 курсларын техник фәннәр, математика фәннәреннән белем алырга тиеш. Укыту инглиз телендә булганлыктан алар инглиз телен яхшы белергә тиеш. TOEFL яки IELTS сертификатлары булу плюс булып торачак. Кандидатларга шулай ук зачет книгәсеннән выписка күрсәтергә кирәк булачак. Уртача балл – 4,5 баллдан булырга тиеш.
Гаризәләр 2014 елның 29 мартына кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 23 апрельдә билгеле булачак.
Гаризә бирү турында тулырак мәгълүмат: http://habrahabr.ru/company/innopolis_university/blog/210994/