«Халык контроле» мәгълүмат системасына 13 мең 251 гариза килеп ирешкән

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

«Халык контроле» («Народный контроль») системасы 2012 елның 16 апреленнән бирле эшләп килә. Узган ел системага 13 мең 251 гариза килеп ирешкән. Шуларның 54 процентын уңай хәл иткәннәр. Билгеле бер сәбәпләр аркасында, 3,3 меңнән артык гариза нигезләнеп кире кагылган, шуларның 1,5 меңе – җитәрлек дәрәҗәдә финанслау булмау сәбәпле. Гаризаларның 2 меңнән артыгын якын киләчәктә хәл итеп бетерергә уйлыйлар.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Халык контроле” системасының эш нәтиҗәләре буенча узган брифинг вакытында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әнә шундый саннар китерде. Чарада ТРда кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.

Барлык килгән гаризаларны да 100 процентка үтәгән министрлыклар икәү генә. Ул – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (12 гариза) һәм ТР буенча ЭЭМ (111 гариза). Гаризаларны уңай якка хәл итүдә иң аз тырышлык күрсәтүче ведомстволар арасында беренче урынны исә ТР дәүләт торак инспекциясе алып тора (4318дән 1712се генә уңай хәл ителгән). Кара исемлектә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (255 тән 151е), ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы(5067дән 2437се) да бар.

“Халык контроле” системасында эшләп югары күрсәткечләргә ирешкән муниципаль берәмлекләрнең саны – 11: Әлки, Кайбыч, Саба, Тәтеш, Теләче, Балык Бистәсе, Ютазы, Спас, Апас, Буа, Балтач районнары. Иң соңгы урында Алабуга, Әтнә, Яңа Чишмә, Питрәч, Чүпрәле районнары тора.

Роман Шәйхетдинов фикеренчә, түбән күрсәткечләрнең сәбәбе – тырышлык җитеп бетмәү. “Әлеге муниципаль берәмлекләргә килеп ирешкән гаризаларның саны дистәдән дә кимрәк, ә үтәлеш күрсәткече аз. Бу нәрсәнедер хәл итеп булмау белән түгел, ә эшчәнлекне оештыру дәрәҗәсе белән бәйле”, - дип ассызыклады ул.

Гаризалар буенча алып барган эшчәнлекләреннән чыгып, республика гражданнары теге яки бу ведомствога үз бәясен дә биреп барган. Аеруча, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының эшчәнлеген югары бәяләгәннәр. “Безнең министрлык элемтә операторлары белән актив рәвештә эшчәнлек алып бара. Беренче чиратта, бу – мобиль элемтәнең сыйфатын күтәрү өстендәге эшләр”, - диде Р.Шәйхетдинов.

Ә менә халык уңай бәясен “кызганган” ведомстволар исемлегендә беренче урында - ТР дәүләт торак инспекциясе.

Узган ел системага берникадәр үзгәрешләр кертелгән. Әйтик, август аеннан “Торак-коммуналь хезмәтләр” исемле яңа категория гамәлгә кереп, биредә гражданнарның йортларның торышы, инженерлык системасы, йортны төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфатын арттыру һ.б. сораулар буенча гаризалар кабул ителә башлаган.

“Халык контроле” бик популяр булып чыкты. Мөгаен, 2014 елда да системада тагын бер өстәмә категория булдырырбыз”, - дип чыгышын тәмамлады Роман Шәйхетдинов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International