Хәзер ТР дәүләт хезмәтләр Порталында волейбол һәм футбол ярышларына билетлар сатып алып була

2014 елның 14 феврале, җомга

Спорт чараларына билетларны хәзер Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында сатып алып була. Бүгеннән үк волейбол һәм футбол ярышларына билетлар бар. Спорт чараларының списогы тулыланлырылып торылачак.

Билет алыр өчен Порталда иң башта кызыксындырган чараны сайлап, урынны броньлап, түләп алырга кирәк. Порталдагы билет хакы кассадагы хактан аерылмый.

Түләгәнннән соң электрон почтага электрон билет җибәреләчәк, аны бастырып алырга һәм чарага кергәндә күрсәтергә кирәк булачак. Түләнгән электрон билетларны шулай ук Порталда “Кулланучының сатып алу тарихы” бүлегеннән дә йөкләп була.

Исегезгә төшерәбез, узган елның ахырыннан Порталда театрларга һәм ТР Милли музеена билетлар алып була.

Порталдагы әлеге хезмәт турындагы сораулар буенча(843) 5-114-115 номеры аша Контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International