Биш венчур фондлар һәм шәхси инвесторлар казан hardware-технопаркына Navigator Campus $10 млн кадәр кертер ясарга әзер. Әлеге фонларга Runa Capital, QWave, Almaz Capital Partners, Phystech Ventures һәм Grishin Robotics керә.
Хәзерге вакытта «Navigator» проектын тормышка ашыруга 120 миллион сум (4 миллион доллар) акча тотылган. Аның 1 миллион долларын Рамил белән Васил, IT-стартаптагы өлешләрен сатып, үзләреннән керткән. Калганын инвесторлар салган. Технопаркның венчур хезмәттәшләре арасында - югары технологияле проектларны финанслау белән шөгыльләнүче Runa Capital, QWave, Almaz Capital Partners, Phystech Ventures һәм Grishin Robotics фондлары бар.
Әлегә технопаркның беренче чираты кулланышка тапшырыла - 120 эш урынының 93е инде резидентлар карамагында: 14ләп проект өстендә эш бара. Резидентлар - Казаннан гына түгел, шулай ук Санкт-Петербург, Томск, Төмән, Пермь, Тула, Әстерхан, Чабаксар һәм Украинаның Киев шәһәреннән дә яшьләр кызыксынып килгән.
2016 елга биредә эш мәйданын 6 мең квадрат метрга җиткереп, 800 эш урыны булдыру, технологик стартаплар санын 200гә җиткерү көтелә. Бу очракта Казан проекты барлыгы 330 миллион сумга төшәчәк. Якын киләчәктә «Navigator» хуҗалары шундый ук технопаркларны Уфа һәм Пермь шәһәрләрендә дә ачарга планлаштыралар.
Рамил Ибраһимов сөйләгәнчә, яңа технопарк беренче чиратта - инженерлар өчен. Аларга «Navigator» мәйданында үз проектларын уңышлы бизнес итеп үстерергә мөмкинлек бирелә. Инженерлар биредә үз проектларына фәнни даирәләрнең һәм эшкуарларның бәяләмәсен ишетеп, венчур фондларының һәм Dell, Samsung, IBM, Cisco, Intel, Foxconn кебек зур компанияләрнең игътибарын җәлеп итә ала.
Технопаркның «GRAVIZapp's» дип аталган ярдәм фонды бар. Инде 14 проектның өчесе үсеш өчен инвестицияләргә ия булган. Аларның берсе - Киевтан смартфоннар һәм планшетлар өчен дөньяда тәүге иң акыллы LED-яктырткычын ясаган «iBlazr» компаниясе. Төмәннән «Krisaf» компаниясенең церебраль паралич белән авыручы балаларны тернәкләндерүдә файдалану өчен роботлаштырылган тренажер комплексына «Navigator» 250 мең доллар күләмендә инвестиция салган. Ә «Nova» исеме астында 3D-принтерлар җитештерүче Казан студентларының «ENNOVA» компаниясе 100 мең доллар күләмендә ярдәм алган.
«Соңгы илле елда дөньяда югары технологияләр өлкәсендә революция бара, алдагы илле ел тулаем рәвештә акыллы электрониканы үстерүгә багышланачак. 3D-принтерлар, робототехникага өстенлек биреләчәк. Киләсе биш елда без Россиянең башка эре шәһәрләрендә дә шундый ук технопарклар ачу максатын куйдык», - дип ассызыклый «Navigator Campus»ның Директорлар советы рәисе Рамил Ибраһимов.