Россиянең элемтә министрлыгына льгота алырга мөрәҗәгать итүче ИТ-компанияләр саны 3 тапкыр артты

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров мәгълүмәти технологияләр өлкәсендәге эшчәнлек кылучы оешмаларга дәүләт аккредитациясен бирү турында боерыкка кул куйды. Аккредитациягә 190 компания ия булган. Аларга страховкага кертемнәр процентын азрак күләмдә түләргә мөмкинлек бирелә (30% урынына 14%). ИТ-компанияләренең хезмәткәрләренең минималь санын 7гә кадәр киметкәч льготалар алырга теләүче оешмаларның һәр айлык саны 3 тапкыр артты.

2013 елның беренче яртыеллыгында министрыкка аккредитациягә нибары 180 компания мөрәҗәгать иткән. Икенче артыеллыкта әлеге сан 247гә күбәйгән. Шул исәптән ИТ-компанияләрне минималь хезмәткәрләр саны 30дан 7гә төшерелгәч, 2014 елга 269 мөрәҗәгать килгән. Әлеге елда 2013 ел белән чагыртырганда әлеге күрсәткеч 3 тапкыр артыр дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International