Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы «Иминлек һәм элемтә» форумында өч проект тәкъдим итә

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

«Иминлек», «Элемтә», «Хезмәт иминлеге һәм саклау» күргәзмәләренә килүчеләр транспорт күчеше тизгелен тикшерүче “Автодория” проекты, КФУның ИТ-лицее тәкъдим иткән транспорт күчешен оптимизацияләүче проект һәм Казан элемтә электртехникумы тәкъдим иткән иминлек хезмәте проекты белән таныша ала.

“Иминлек һәм элемтә” форумы иртәгә, 27 февраль “Казан ярминкәсе” күргәзмәсе үзәге территориясендә ачылачак.

Элемтә өлкәсендәге яңа технологияләр белән Россия һәм чит илләр тәкъдим итүче 120 компания проекты күрсәтеләчәк.

“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узачак «Иминлек», «Элемтә», «Хезмәт иминлеге һәм саклау» күргәзмәләре белән беррәттән 2014 елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр конференция узачак.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 3 проект (2.510нчы стенд) тәкъдим итә: транспорт күчеше тизгелен тикшерүче “Автодория” проекты, КФУ Ит-лицее тәкъдим иткән транспорт күчешен оптимазацияләүче проект һәм Казан элемтә электртехникумы тәкъдим иткән иминлек хезмәте проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International