ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

1 сентябрьдән Яндекс.Учебник "Информатика укытучыларының кадрлар резервы" дип аталган технологик белем бирү платформасы проектын эшләтеп җибәрә.  Бушлай ярдәм һәм һөнәри үсеш программасы мәктәп информатика укытучыларына һәм педагогик югары уку йортлары студентларына исәпләнгән.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Конкурска гаризалар 16 октябрьгә кадәр алты номинация буенча кабул ителә.

Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Үзбәкстан Республикасы Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәре хокимы Даврон Хидоятовның эшлекле очрашуы узды.


15
сентябрь, 2023 ел
җомга

Мастер-класслар муниципаль районнарда ИТ-эшкуарлыкны үстерүгә, шулай ук төрле программалау телләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән.

Кәрәзле элемтә баганалары мәгълүмат һәм сигналлар тапшыру өчен кирәк. Алар тавыш шалтыратуларын, текст хәбәрләрен һәм мәгълүматны абонент җайланмалары һәм тышкы дөнья арасында тапшыруны тәэмин итә, безгә һәрвакыт элемтәдә булырга ярдәм итә.

Бүген Казанның Петербург урамындагы ИТ-паркында республиканың мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармагы оешмаларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, Татарстан Республикасының цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе Советы Рәисе Рифкать Миңнеханов ярдәме белән 22 сентябрьдә Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эре «Цифрлы технологияләр һәм хокук» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә дөньяның 35 иленнән 2047 галим һәм гамәлчеләрне җыячак, алар арасында: Кытай, Аргентина, Индонезия, Парагвай, Колумбия, Словения, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Гыйрак, Филиппиннар, Ливан, Румыния, Малайзия, Куба, Алжир, Германия, Пакстан, Бөекбритания, Үзбәкстан, Молдова, Кыргызстан һ. б.

Исегезгә төшерәбез, быел яздан Татарстан Республикасы КФҮ экстерриториаль принцип буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеген гамәлгә кертте. Хәзер халык КФҮ аша муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары тарафыннан күрсәтелә торган берничә хезмәтне, урнашу урыннарына карамастан, алырга мөмкин. Бу кешеләргә кирәкле белешмәләр һәм документлар алу өчен бер муниципаль районнан икенчесенә бармаска мөмкинлек бирә. Шулай итеп, хезмәт күрсәтүне мөмкин кадәр уңайлы итәләр.


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Системалы программалаштыру буенча Open OS Challenge 2023 конкурсына теркәлү ачылды, аны Россиянең программа тәэминатын эшләүче СберТех һәм инновацион технологияләрне үстерү үзәге ИТ-Планета үткәрә. Конкурсантларны эре компанияләрнең реаль бурычлары нигезендә төзелгән кызыклы биремнәр, үзләрен күрсәтү һәм акчалата бүләк алу мөмкинлеге көтә.

МТС, цифрлы экосистема, җитлеккән стадиядәге колачлы стартаплар өчен инвестицион питч-сессиядә катнашу өчен гаризалар кабул итүнең башлануы турында хәбәр итә. Сайлап алынган проектлар коммерция партнерлыгы һәм 5 млн долларга кадәр инвестицияләр турында тәкъдим ала алачак (бер проектка), шулай ук МТС экосистемасының өлеше була алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International