23 сентябрьдән «Цифрлы дәрес» проектының яңа сезоны башланды, аның темасы «Ясалма интеллект: промпт-инжиниринг» булды. Дәресләр 2024 елның 13 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Дәреснең стратегик партнеры һәм эчтәлекне эшләүче – Сбер эксперт ярдәме белән «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды. Проект ел саен «Цифрлы икътисад» АНО тарафыннан Россия Цифрлы үсешр министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы белән берлектә «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла.
Сишәмбе көнне 8 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Казанның Вахитов районындагы «131 нче лицей» да Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле Булат Җамалиев «Цифрлы дәрес» үткәрә.