Быел Локоло сервисының иң әһәмиятле яңартылуы

2024 елның 11 октябре, җомга

«Локоло» платформасы ТР Дәүләт хезмәтләре порталының кайбер сервисларын үз эченә алды. Хәзер кушымта «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы дәүләт идарәсе» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган бердәм Татарстан супераппы концепциясенә якынайды.

Кулланучылар өчен төп өстенлек: барлык иң мөһим һәм еш кулланыла торган сервислар бер кушымтада берләштерелгән. Торак сервисларыннан тыш, Локолода нинди сервислар бар:

  • Автомобиль штрафларын түләү. 
  • ​Салым түләү. 
  • ​Балалар бакчасы хезмәтләре өчен түләү. 
  • Белем бирү картасын тулыландыру.
  • Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә гаризалар бирү сервисы.
  • ТР КФҮ һәм «Кайгырту» сервисы хезмәтләреннән тиз файдалану мөмкинлеге бар

Шулай ук кайбер яңалыклар өстәлгән. Мәсәлән, белем бирү картасында акча бетүе яки авто штрафка ташлама вакыты бетүе турында искәртү алырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International