ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 23 октябренә кадәр «Интернетка рәхмәт-2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсына гариза бирергә мөмкин.

Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр диктантта катнаша һәм цифрлы компетенцияләр дәрәҗәсен белә алачак. Акция онлайн һәм офлайн тестлауны үз эченә ала, цифрлы грамоталылыкны мониторинглау һәм халыкны «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыруга җәлеп итү максатларында үткәрелә.

1 октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Россиядә бу бәйрәмнең тагын бер исеме бар – Игелек һәм хөрмәт көне, аның үз симвуолы бар – ачык кул. 1 октябрь кичендә бу символ Казан телебашнясы фасадында ветераннарга котлау буларак балкый. Бәйрәмчә светодинамик яктыртуны 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин.

18 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр яңа сезонда икътисад тармакларында ясалма интеллект технологияләрен куллану буенча беренче «Цифрлы дәрес» узачак, аның стратегик партнеры һәм эчтәлеген эшләүчесе - Сбербанкның «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды. «Цифрлы икътисад дәресе» бөтенроссия белем бирү акциясе - ул ел саен «Цифрлы икътисад» АНО, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы белән берлектә «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектына ярдәм итү өчен үткәрелә торган чара.


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.

 

Хезмәттәшлек турында килешүне «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ генераль директоры Руслан Власов һәм MTS StartUp Hub оештыручысы Дмитрий Курин имзаладылар.


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Петербург урамындагы ИТ-паркта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

МТС, цифрлы экосистема, Казан киносының йөз еллык тарихын тасвирлаган яңа аудиогид эшләтеп җибәрде, ул танылган казанлыларның язмышлары, шәһәр биналары, урамнары, парклары тарихы аша ачыла. Цифрлы экскурсовод кунакларны һәм Казан халкын шәһәр үзәгендә йөргәндә озата барачак.


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының беренче курс студентларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы узды.

Казан, РФ - MTS StartUp Hub «Иннополис» махсус икътисади зонасы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалау турында хәбәр итә. Компанияләр Россиядә технологик проектларны эзләү һәм аларга ярдәм итү өлкәсендә партнерлык турында килештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International