КФҮтә хезмәтләр алу гадиләштерелгән

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Күп функцияле үзәктә экстерриториаль принцип гамәлдә, ул мөрәҗәгать итүченең теркәлү урынына бәйсез рәвештә муниципаль яки дәүләт хезмәтен алырга мөмкинлек бирә.

Ягъни гариза, мәсәлән, республиканың Әгерҗе районында бирелергә мөмкин, ә нәтиҗәләрне Казаннан алып була. Хәзер экстерриториаль рәвештә Татарстанда 42 муниципаль хезмәт алырга мөмкин.

Шулай ук КФҮ талонында QR-код урнаштыру проекты уңышлы гамәлгә ашырылды. Хәзер хезмәткәрләргә үз шәхси документларыңны физик вариантта бирү мәҗбүри түгел - алар QR-код буенча электрон рәвештә алыначак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы 2022 елда барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчергән илнең беренче төбәге булды.

Татарстан Республикасы КФҮнең рәсми сайты:
https://mfc.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International