Татарстан - Россия Федерациясенең алдынгы субъектларының берсе,биредә цифрлы инновацияләр үз төбәге үсешен генә түгел, ә тулаем илне үстерү юлын билгели! XVI БРИКС саммитына багышланган «Татарстанда эшләнгән» экспозициясендә республика предприятиеләре җитештергән продукциянең тулы спектры тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы катнаша, тармакның үсешен, Татарстанның инновацион һәм технологик потенциалын күрсәтә. Без «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы технологияләр» төбәк проекты кысаларында ИТ-карарларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәбез. Күргәзмә кысаларында делегацияләр белән багланышлар БРИКС илләре арасында технологияләр алмашу идеясе өчен перспективалар ачарга мөмкинлек бирәчәк, бу безнең илләр арасында икътисади элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.
Күргәзмәдә кунакларга Татарстан Республикасының ИТ-тармагы казанышлары, башка илләрнең технологик компанияләре өчен югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар, Иннополис шәһәре һәм андагы университет һәм махсус икътисади зонаның инфраструктура мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк. Бүген бу мәйданчыклар белгечләр һәм компанияләр өчен җәлеп итү үзәкләре булып тора. 557 компания-резидент Казанда һәм Чаллыда ИТ-паркның 3 мәйданчыгында эшлиләр, ә «Иннополис» махсус икътисади зонасы мәйданчыкларында 338 компания югары технологияле проектларны гамәлгә ашыра.