Хезмәттәшлек турында килешүне «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ генераль директоры Руслан Власов һәм MTS StartUp Hub оештыручысы Дмитрий Курин имзаладылар.
Бүген Казанда Петербург урамындагы ИТ-паркта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
МТС, цифрлы экосистема, Казан киносының йөз еллык тарихын тасвирлаган яңа аудиогид эшләтеп җибәрде, ул танылган казанлыларның язмышлары, шәһәр биналары, урамнары, парклары тарихы аша ачыла. Цифрлы экскурсовод кунакларны һәм Казан халкын шәһәр үзәгендә йөргәндә озата барачак.
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының беренче курс студентларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы узды.
Казан, РФ - MTS StartUp Hub «Иннополис» махсус икътисади зонасы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалау турында хәбәр итә. Компанияләр Россиядә технологик проектларны эзләү һәм аларга ярдәм итү өлкәсендә партнерлык турында килештеләр.
22 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week форумы кысаларында «Цифрлы технологияләр һәм хокук» II халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды, анда юридик фәннең һәм тәҗрибәнең төрле тармаклары, хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре тиз үсештә булган цифрлы технологияләрнең хокукый режимын тәэмин итү механизмнарына кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Чара 35 илдән, шул исәптән Белоруссия, Казахстан, Молдова, Үзбәкстан, Таҗикстан, Куба, Кытай, Италия, Иран һәм башка күп кенә илләрдән 2100дән артык катнашучыны берләштерде.
28 сентябрьдән 21 октябрьгә кадәр 10:52 сәгатьтән 12:42гә кадәр Татарстан күгендә «көзге кояш интерференциясе» күзәтеләчәк. Бу күренештә Кояш нурланышы эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачауларга мөмкин, ул вакытта Кояш берничә минутка элемтә иярчене һәм җир кабул итү станциясе белән бер линиядә урнашачак.
Ял көннәрендә Казанда «Digital Skills 2023» цифрлы технологияләр өлкәсендә V халыкара чемпионат тәмамланды. Бу ел саен үткәрелә торган цифрлаштыру өлкәсендә перспективалы югары технологияле һөнәрләрне сынау һәм күрсәтү мәйданчыгы булган күләмле чара.
Имзалау Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында узды.
30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр «Phygital Saba» ярышлары башлана - бу муниципаль турнирлар сериясенең беренче уеннары.