15 октябрьдән «ИТ-парк» ДАУның 21 муниципаль филиалында укучылар өчен «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» төбәк проекты кысаларында Telegram-ботлар эшләүгә багышланган укыту программасы башланды!
Безнең кураторлар 1 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән ышанычлы уртаклашу өчен интенсив тренинглар үткәрделәр.
Курс 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, һәм уку азагында һәр муниципаль районда хакатоннар булачак. Анда укучылар үз идеяләрен тәкъдим итә һәм җирле бизнесменнар өчен чишелешләр эшли алачак.