Сәнәгать эксплуатациясенә ГосТех платформасында беренче төбәк сервисы — «Минем субсидияләр» дәүләт мәгълүмат системасы (ДМС) сафка кертелде.
«Минем субсидияләр» — уникаль функционаллы ярдәм чаралары агрегаторы. Анда Татарстан Республикасының 7 министрлыгы һәм ведомствосыннан 16 млрд сумнан артык субсидияләрнең 50дән артык төре тәкъдим ителгән, алар йөзләрчә мең максатчан адресатларга бүленгән.
Сервис нигезендә гражданнар һәм эшкуарларның ярдәм чараларын алуга гаризаларын карау тизлеген һәм ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган алдынгы скоринг системасы ята.
«Минем субсидияләр» сервисы ГосТех платформасына миграция өчен сайлап алынган проектлар исемлегенә керә. Ул Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм Россия Цифрлы үсеш министрлыгы һәм «ГосТех» ФКУ катнашында ГосТех платформасына күчерелгән. Технологик партнерлары - Сбер һәм "Технократия" ҖЧҖ.
Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры:
"Зур эш башкарылды. Шунысы куандыра, сервисның популярлыгы федераль дәрәҗәдә игътибарга лаек булды, һәм 2023 елда «Минем субсидияләр» сервисын ГосТех платформасына күчерү башланды. Сервисның уникаль функционалы хәзер илебезнең башка төбәкләрендә масштаблаштыру өчен ачык, һәм без инде беренче гаризаларны каҗул иттек. Бу безнең әлеге өлкәдә беренче юл салучылар булырга тәвәккәллегебезне раслый".
Алексей Козырев, вице-президент, Сбербанкының «ГосТех» программасы белән идарә итү департаменты директоры:
«ГосТех платформасына «Минем субсидияләр» ДМС чыгару системаның җитештерүчәнлеген арттыру, аны функциональ яктан үстерү һәм Россиянең башка төбәкләренә тиражлау өчен киң перспективалар ача. Бу сервисның технологик сыйфаты турында гына түгел, ә дәүләт ярдәме чараларын бүлү механизмы буларак аның югары нәтиҗәлелеге турында да сөйли».