МЦК-КТИТС укучылар Советы Рәисе Гайфуллина Эльвина интерактив (digital) өлешнең судьясы сыйфатында «Phygital Saba» беренче район фиджитал-ярышларында катнашты.
Бүген ИТ-паркта «IT-Планета - 2023» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә XIV Халыкара олимпиада һәм «Чикләнмәгән мөмкинлекләр»программасы финалистларын бүләкләделәр. Татарстан Республикасыннан финалга 17 кеше үтте, шуларның берсе «3D-модельләштерү һәм визуальләштерү» номинациясендә 3 призлы урын яулады.
МТС цифрлы экосистемасы веб-дизайн буенча онлайн-мәктәп ача. Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче мәктәп укучылары тәҗрибә аша концепцияне һәм график редакторларын сайлаудан алып интерфейсны эшкәртүгә кадәр, сайтларны ничек дөрес төзергә икәнен өйрәнә алачаклар. Һәрбер яшүсмергә үз интернет-ресурсын эшләргә тәкъдим итечәкләр. Иң кызыклы проект авторларын МТСка стажировкага чакырачаклар. Курста белем алу бушлай.
30 сентябрьдә «Phygital Saba» ярышларының тантаналы ачылышы узды. Бу беренче уеннардан муниципаль турнирлар сериясе башлана. Ачылу тантанасы ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин һәм Саба муниципаль районы башлыгы һәм район Советы рәисе Рәис Миңнеханов катнашында узды.
Бүген Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда Цифрлы үсеш министрлыгының һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 50дән артык ветераны җыелды.
2023 елның 23 октябренә кадәр «Интернетка рәхмәт-2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсына гариза бирергә мөмкин.
Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр диктантта катнаша һәм цифрлы компетенцияләр дәрәҗәсен белә алачак. Акция онлайн һәм офлайн тестлауны үз эченә ала, цифрлы грамоталылыкны мониторинглау һәм халыкны «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыруга җәлеп итү максатларында үткәрелә.
1 октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Россиядә бу бәйрәмнең тагын бер исеме бар – Игелек һәм хөрмәт көне, аның үз симвуолы бар – ачык кул. 1 октябрь кичендә бу символ Казан телебашнясы фасадында ветераннарга котлау буларак балкый. Бәйрәмчә светодинамик яктыртуны 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин.
18 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр яңа сезонда икътисад тармакларында ясалма интеллект технологияләрен куллану буенча беренче «Цифрлы дәрес» узачак, аның стратегик партнеры һәм эчтәлеген эшләүчесе - Сбербанкның «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды. «Цифрлы икътисад дәресе» бөтенроссия белем бирү акциясе - ул ел саен «Цифрлы икътисад» АНО, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы белән берлектә «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектына ярдәм итү өчен үткәрелә торган чара.
"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.