ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ИТ-компанияләр белән очрашачак

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Очрашу кысаларында Айрат Хәйруллин ачык әңгәмә форматында Татарстан Республикасында ИТ-индустрия үсешенең актуаль мәсьәләләре: ИТ-компанияләргә дәүләт ярдәме чаралары, заманча трендлар, тармак технологияләре һәм үсеш нокталары турында фикер алышачак. Очрашуда катнашучылар шулай ук аларга очраган проблемалар һәм аларны чишү өчен кирәкле ресурслар турында сөйли алачаклар.

Чараның максаты - актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу һәм фикердәшләр табу өчен җәмәгатьчелек булдыру.

Программа ахырында 2024 ел сезонында Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк түбәсендә беренче тапкыр нетворк-кичә үткәреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International