2024 елның беренче яртыеллыгында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 14 млрд сумга 153 млн хезмәт күрсәтелгән

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2024 елның 6 аенда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша 14 млрд сумнан артык суммага 153 млн хезмәт күрсәтелгән. 2023 елда республика халкына портал аша 27 млрд сумнан артык суммага 317 млн хезмәт күрсәтелгән.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы статистиканы анализлады һәм түбәндәге динамиканы ачыклады: 

  • Порталда минут саен 220 электрон хезмәт күрсәтелә;
  • һәр 4нче гаилә Портал аша ТКХ хезмәтләре өчен түли, бу уртача 8 сәгать шәхси вакытны экономияли;
  • Портал кулланучыларның 76% - хатын-кызлар, якынча 24% - ир-атлар. 

Порталда иң кирәкле хезмәтләр исемлеген беренче ел гына түгел, табибка кабул итүгә язылу хезмәте җитәкли. Быел аны 6,2 миллионнан артык кулланучы кулланган. Шулай ук иң кирәкле хезмәтләр исемлегенә торак-коммуналь хуҗалыкны исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен кертү (2,4 млн) һәм газ белән тәэмин итү (1 млн артык) хезмәтләре керде.

Быел порталны яхшырту һәм камилләштерү буенча эш кысаларында зуррак аудиторияне колачлау мәсьәләсе хәл ителә. Нәкъ менә шушы максаттан гаджетлар белән күп вакыт үткәрергә күнеккән яшьрәк гражданнар өчен министрлык тарафыннан ВКонтакте кулланучылары өчен «ТР Дәүләт хезмәте» мини-кушымтасы эшләнде.

Телефон белән мини-кушымта ярдәмендә бүген үк ВКонтакте битендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны җиңел һәм гади генә белергә һәм түләргә, шулай ук порталдан хәбәрләр алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International