Татарстаннан ике компания Россия базарында Топ-100 иң эре компанияләр исемлегенә керде

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Татарстаннан ике компания TAdviser аналитик үзәге төзегән Россия ИТ-базарында эшләүче 100 иң эре компаниянең яңа рэнкингына керде.

Катнашучыларның гомуми кереме 3 трлн сумнан артып киткән, ә топ-100гә керү бусагасы 6,59 млрд сум тәшкил иткән.

Татарстанның Innostage компаниясе топ-50 иң эре компанияләр исемлегенә керде һәм исемлектә 43нче урынны алды. Innostage кереме үсеше динамикасы 58,1% тәшкил итте. Узган елның 15 млрд сумнан артып киткән финанс нәтиҗәсе, нигездә, Innostage SOC CyberART кибер янауларга каршы тору үзәге – ИТ-компаниянең ике төп белгечлеге буенча системалы интеграция проектлары һәм хезмәтләрен гамәлгә ашыру белән бәйле.

Татарстаннан тагын бер компаниясе – «БАРС Груп» - рейтингта 79нчы урынны алды.

Исемлекнең тулы версиясе белән сылтама буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International