Тәтеш таулары битендә телеком-инфраструктура төзелде. Мегафон операторлардан беренче булып Озын Алан авылында яшәүчеләрне һәм туристларны LTE стандартында мобиль элемтә һәм югары тизлекле интернет белән тәэмин итте. Элек бу урында ышанычлы сигнал юк иде.
Әлеге җирлектә Казан губернасының иң борынгы алпавыт нәселеннән булган Молоствовларның фамилия йорты урнашкан. Бу Татарстанда безнең көннәргә кадәр беренчел кыяфәттә сакланган бердәнбер авыл дворян утары. Озын аланның һәм бу җирләр хуҗаларының тарихы Лев Толстой исеме белән тыгыз бәйләнгән. Экскурсияләр уздырыла торган бина XX гасыр башында ирле-хатынлы Владимир һәм Елизавета Молоствовлар - танылган язучының дуслары тарафыннан төзелгән.