Билайнның антифрод-системасы 2024 ел башыннан Татарстанда 1,3 миллионнан артык мошенниклар шалтыратуларын тыйган. Шулардан 415 мең кат мошенниклар республикада яшәүче 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне алдарга ниятләгән. Әмма бу шалтыратулар билайнның куркынычсызлык системалары тыйган.
Казан 2024 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча телефон мошенниклары активлыгы буенча Россиянең топ 5 шәһәрләре исемлегенә керде. Татарстан башкаласы Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ставропольдән артта калып, дүртенче урынны алды.
Оператор статистикасы буенча, быел мошенниклар ир–ат клиентларга ешрак шалтыраткан - 60%. Ир-атлар арасында потенциаль корбанның уртача яше 43 яшь, хатын-кызлар арасында - 46 яшь.
Казанда иң дәвамлы мошенник һөҗүме 6 минут дәвам иткән, бу вакыт эчендә явыз ниятле кешеләр бер абонентка 290 тапкырдан артык шалтыратырга тырышкан. «Хәвефсезлек куполы» (билайнның үз системасы, ул автомат рәвештә алдаучылар трафикларын туктата, мәсәлән, явыз ниятле кешеләрдән шалтыратулар бер-бер артлы килгәч) ярдәмендә барлык һөҗүмнәр уңышсыз булган.
Гомуми технологик саклаудан тыш, операторның клиентларга спам һәм мошенниклык белән көрәштә ярдәм итүче яңа хезмәтләр бар. Аерым алганда, билайнның "Виртуаль ярдәмчесе " спамга каршы фильтр һәм шәхси цифрлы ассистент буларак эшли. Ул абонентларны спамерлардан һәм алдакчылардан шалтыратулар турында кисәтә, алар турында мәгълүматны смартфон экранына чыгара. Шулай итеп, Татарстанда 2024 ел башыннан сервисның бушлай версиясе белән генә дә 250 меңнән артык спам-шалтырату туктатылган.