Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин «Татмедиа» РА брифингында республикада «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

  • Бүгенге көндә Татарстан Республикасының ИТ-тармагында эшләүче кешеләрнең 3 проценттан артыгы эшли – 40 меңнән артык кеше. Бер елда 2 меңгә арткан.
  • Төбәктә 200дән артык яңа компанияләр ачылган, гомуми саны - 3364 компания. Аларның өчесе - Россиянең система булдыручы предприятиеләр - ICL, Таттелеком, Барс Групп. 12 компания, шул исәптән санап үтелгәннәре дә, республиканың система булдыручы оешмалары булып тора. Алар барысы да уңай үсеш динамикасын саклап кала алдылар.
  • 2023 ел йомгаклары буенча республикада тармак кереме күләме 177 млрд сум тәшкил итте. Үсеш драйверлары - илебездә ясалган программа тәэминатларын сатуларының үсеше, компьютерлар җитештерү, мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм төбәкне цифрлаштыру тора. 2024 ел йомгаклары буенча керемнең фаразланган кыйммәте 225 млрд сумнан артык.

Айрат Хәйруллин искә төшергәнчә, 2021 елдан Татарстан Республикасы «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында цифрлы карарларны гамәлгә ашыруда алдынгы төбәк булып тора. Республика федераль үзәк тарафыннан цифрлы трансформация лидеры буларак билгеләнә.

Республика цифрлы үсеш министры шулай ук гамәлдәге әһәмиятле проектлар турында сөйләде. Әйтик, быел «Сквозной инвестиционный поток» проектын гамәлгә ашыру кысаларында коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар өчен Бердәм килештерү кабинеты (алга таба –БКК) төзелде, аның төп максаты - алар арасында техник тоташтыру проектларын килештерү срокларын кыскарту. БККта эшләү проектны проектлау һәм килештерү процессын 195 көнгә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗәдә коммуналь оешмалар арасында төзелеш проектларын килештерү вакыты кимиячәк, төзелеш эшләре вакытында аварияләр саны кимиячәк, шулай ук Татарстан Республикасының инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләре артачак.

Татарстан Республикасының бердәм цифрлы платформасын булдыру эше төгәлләнә. Хәзерге вакытта соңгы модульләрне көйләү һәм сынау үткәрелә һәм агымдагы елның июлендә платформа тулысынча әзер булачак. Бүген ул яңа системаларны нәтиҗәле һәм тиз төзергә һәм бюджет акчаларын экономияләргә мөмкинлек бирә. Цифрлы платформа ярдәмендә 100 млн сумнан артык акча сакланган.

ИТ-парклар челтәре үсешен дәвам итә. Бүгенге көндә гомуми мәйданы – 100 мең квадрат метрдан артык, тулылыгы 100% ка җиткән, 6 мең эш урыны булдырылган. Узган ел технопарк резидентлары эшчәнлеге хисабына бюджет 3 млрд сумга тулыландырылды.

Презентация белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International