Бүләкләү «ПРОФ-IT. Инновация» IV милли конкурс кысаларында узды. Проект «Зур мәгълүматлар» номинациясендә җиңде.
Әлеге эшләнмә дәүләт идарәсе процессларын трансформацияләү өчен каралган.
Шулай ук форум кысаларында «Мәгълүматлар белән идарә итү һәм мәгълүматлар базарын формалаштыру» секциясендә доклад белән «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» директоры Алексей Едельсков чыгыш ясады.
Проект икътисади һәм социаль өлкәләрдә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте: башкарма хакимиятнең төбәк органнарының операцион чыгымнары киметелде һәм аларның эш нәтиҗәлелеге күтәрелде.