Проектны «Актив озын гомер» сәясәте кысаларында Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге гамәлгә ашыра. Программа пенсия яшендәге кешеләргә юнәлдерелгән. Укыту компьютер белеме һәм смартфон белән эшләү нигезләре буенча түләүсез алып барыла.
Укулар 5 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча төрле мәгариф учреждениеләрендә башланып китте. Казанда 24 белем бирү программасына 2,5 меңгә якын пенсионер язылды, ә бөтен республикада 6 меңгә якын кеше.
Үткәрү урыннарының берсе - Балалар ИТ-паркы, ул шулай ук уку өчен үз мәйданчыгын бушлай бирә, үз карамагындагыларга һәртөрле ярдәм күрсәтә һәм аларның уңышларына шатлана. ИТ-паркта көндәлек тормышка мәгълүмати технологияләрне актив кертү шартларында пенсионерларыбызны укытуның мөһимлеген һәм кирәклеген билгелиләр.