Татарстан Республикасының Бердәм цифрлы платформасы хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвешкә күчерү һәм аларны реинжиниринглау эшендә ярдәм итә

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бу платформа безнең тармак ИТ-чишелешләрен үстерүгә ярдәм итә, шулай ук билгеле бер модульләрне яңадан куллану исәбенә яңа системалар төзегәндә бюджет акчаларын экономияләү өчен хезмәт итә. Аны үстерү һәм гамәлгә ашыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы дәүләт идарәсе»  региональ проекты кысаларында бара.

Бердәм цифрлы платформада яңа мәгълүмат системалары булдырылган инде. Аларның берсе - дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасы, анда көн саен 1500дән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр эшли. Агымдагы елда системага гражданнарыбыздан 300 меңнән артык гариза керде.

Шулай ук бердәм цифрлы платформа базасында КФҮ, экология системасы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре системасы кебек тармак чишелешләре җәелдерелгән. Платформа мәгълүмат системаларын эшләүгә 200 млн сум бюджет акчаларын янга калдырырга һәм аларны гамәлгә кертү вакытын тизләтергә мөмкинлек бирде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International