«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.
13 сентябрьдә Россиядә һөнәри бәйрәм Программистлар көне билгеләп үтелә, ул программа тәэминатын эшләү өлкәсенең дәүләт өчен әһәмиятен һәм әлеге һөнәр белгечләренең Россия Федерациясенең инновацион үсешенә керткән зур өлешләрен тану буларак билгеләп үтелә.
Түбән Новгородта «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Цифрлы алга китеш. Сезон: Ясалма интеллект» бөтенроссия хакатонында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Хакатон нәтиҗәләре буенча җиңүче 30 команда арасында 10 000 000 сумлык приз фонды бүленде. Проектны оештыручы - Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы. Хакатон «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Татарстанда әйберләр һәм товарлар алмашу өчен бушлай «Алмашу вакыты» сервисы эшли башлады. Кушымтаны Казан ИТ-паркы резиденты Evoteka диджитал агентлыгы гамәлгә ашырган.
Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәмне Россия Юстиция министрлыгының «Вправе.рф» дәүләт электрон сервисы аша алырга мөмкин.
Чара Россиядә программистлар көненә багышлана. Мәгълүмати технологияләр буенча бөтенроссия диктанты алтынчы тапкыр үткәрелә. Бу вакыт эчендә «ИТ-диктант» үзен халыкның цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен билгеләү өчен нәтиҗәле корал буларак күрсәтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ИТ-диктант 230 меңнән артык катнашучыны җәлеп иткән.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.
21 сентябрьдә Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында Стартап Хаб һәм Разведка халыкара Стартап-марафонга сайлап алу узачак.
МТС, цифрлы экосистема, TrueTech Champ программалаштыру буенча бөтенроссия олимпиадасына гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә. Өлкән төркемдә беренче урын өчен төп бүләк 3 млн.сум (белгечләр), кече төркемдә (мәктәп укучылары һәм 14 яшьтән студентлар) 1 млн. сум тәшкил итә.
2023 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Вологда өлкәсендә беренче масштаблы «Синеус» Game Dev хакатон узачак, ул бер мәйданчыкта бөтен илдән иң яхшы программалар эшләүчеләрне, инвесторларны, геймдев экспертларны, стартаперларны, уеннар эшләүчеләрне җыячак.