Татарстан Республикасыннан ике команда «Роботлар сугышы» чемпионаты финалына үтте

2024 елның 28 сентябре, шимбә

28 сентябрьдә Мәскәүдә узган «Роботлар сугышы» федераль чемпионатының беренче сайлап алу турниры йомгаклары буенча мини-роботлар категориясендә финалга ИТ-парктан Татарстан Республикасы җыелма командасының командалары үтте:

  • «Деструктор Junior»
  • «РобоДом - Деструктор».

Ярышлар ЦСКА аренасында махсус югары технологияле рингта узды, анда командалар ясаган роботлар бер-берсенә механик зыян сала. Дуэль өч минут дәвам итә, аннары жюри роботлар китергән зыянны бәяли һәм җиңүчене билгели. 6 илдән 48 команда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Турнир финалында гомуми приз фонды - 6,6 млн сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International