РАЭК оештырган «Цифровой Диктант 2024» Бөтенроссия акциясе инде бишенче тапкыр 10-28 октябрьдә цифровойдиктант.рф сайтында узачак.
Тест компьютер һәм башка цифрлы җайланмалар белән эшләү күнекмәләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм челтәрдә аралашу культурасын белүне, шулай ук финанс киберграмоталылыгын тикшерергә ярдәм итәчәк. Анда балалар (10-13 яшь), яшүсмерләр (14-17 яшь), өлкәннәр (18-59 яшь) һәм өлкән яшьтәге (60 яшь һәм аннан өлкәнрәк) кешеләр катнаша ала.
"Көн саен Рунет кулланучылары мошенникларның гамәлләре һәм киберһөҗүмнәр белән очраша, еш кына аларга ничек җавап бирергә белмилщр. РАЭК, «Цифрлы диктант» бөтенроссия акциясен оештырып, һәркемгә цифрлы грамоталылык нигезләрен өйрәнүнең мөһимлеген җиткерергә тырыша, шуның ярдәмендә кулланучы үзен челтәрдә яклый ала. Без акциянең актуальлеге кимемәвен күрәбез: даими рәвештә яңа цифрлы сервислар һәм хезмәтләр барлыкка килә, шул ук вакытта кибер янаулар тагын да хәйләкәррәк һәм үткенрәк була бара, бу илдә цифрлы грамоталылык индексы дәрәҗәсендә чагыла, – ди «Цифрлы диктант» бөтенроссия акциясе идеологы, РАЭК директоры Сергей Гребенников.