ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле сәфәр белән Кытайда. Визитның максаты – җирле компанияләр белән хезмәттәшлек итү.

14нче майдан 17нче  майга кадәр Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) Төбәкара компетенцияләр үзәге чыгарылыш сыйныф студентлары Ворлдскиллс Россия стандартлары  буенча «Бизнес өчен программ хәл итү» һәм «Мобиль робот техникасы» компетенцияләреннән демонстрацион имтиханнар тапшыралар.


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллы ИТ-паркында  узган Work Fest вакансияләр фестивалендә 350 өлкән курс студентлары һәм шәһәрнең югары һәм урта уку йортлары чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. IT-парк резидентлары аларга мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 100 дән артык вакансия тәкъдим иттеләр.

Бүген Казан шәһәре, Кремль урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан №420000  почта элемтәсе бүлекчәсендә «Бөтенроссия язылу декадасы» кысаларында «Абунәче көне» үтә. Бу көнне абунәчеләрне басмаларга язылуны рәсмиләштерүгә ташламалы бәяләр, шулай ук матур призлар һәм бүләкләр көтә.

23 нче май көнне Казанда ITSMF 2018 бөтенроссия конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы секциясе узачак. Ул критик мәгълүмат инфраструктурасы (КИИ) иминлеген тәэмин итү һәм №187нче номерлы федераль законның төп аспектлары мәсьәләләренә багышланачак. Чарага мәгълүмат системаларын үстерү һәм кулланылышка кертү белән шөгыльләнүче, АСУ ТП системалары һәм мәгълүмати иминлек өчен җавап бирүче белгечләр чакырыла.

Вакыты-вакыты белән безнең күбебезгә җир кишәрлекләре бирү, торак урынны үзгәртеп планлаштыру яки  балигъ булмаганнар өстенә опека  алу мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә. Бөтен хезмәтләр буенча консультацияне муниципаль хакимиятнең Башкарма органында алырга була.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы ИТ-паркында, резидентлар арасында, ИТ-парк кубогына мини-футбол буенча беренче турнир булып узды. Анда 7 команда катнашты - Opteum, Truck Empire, СмартПетрол, 2Гис, ЦОБ-SAP, ЦОБ-мәгълүмати технологияләр үзәге һәм Korzilla. Турнир21 нче апрельдә башланды һәм технопаркның спорт мәйданчыгында ял көннәре саен узды.

Узган атнада Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең IV яшь эшкуарлар форумы узды. Анда IT–идеяләрне гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләрне алу турында кызыксынган иң яхшы проект авторлары катнашты. Бу – ИХОның яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды «Сәләт» һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Технопаркның уртак инициативасы.

14нче майдан 24нче майга кадәр Казанда, VI «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2018 милли  чемпионатының финалында катнашу өчен, сайлап алу ярышлары узачак. Анда Россия Федерациясенең 57 төбәгеннән 150гә якын конкурсант, шул исәптән Татарстан Республикасы да катнашачак. ИТ-блок компетенцияләре буенча ярышлар Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында – Казан мәгълүмати һәм элемтә технологияләре техникумында – узачак.

Татарстанда узган ялларда, республика табигатьне саклау «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында, урман массивларын җыештыру көне үтте. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы әлеге акцияне хуплады һәм Казан шәһәре Имәнлек урамындагы урман массивын җыештыруда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International