ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында WorldSkills халыкара стандартлары буенча демо-имтиханнар тәмамланды.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән бергә Казан шәһәренең Идел буе районы республика матди ярдәм үзәге бүлегендә булды.

6-7 июнь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында бизнес-инкубаторга 43 нче сайлап алу узды. Аның нәтиҗәләре буенча җиде стартап-проект сайлап алынды, алар ИТ-паркның яңа резидентлары булачак.

30 нчы май көнне DIGITAL SUPERHERO it-марафонының беренче этабы тәмамланды: җиңүчеләрнең исемнәре реаль вакыт режимында игълан ителде. Беренче урынны һәм 200 мең сумлык төп приз фондын Мәскәүнең «Neurocore» командасы яулады.


5
июнь, 2020 ел
җомга

Киләсе уку елына республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләре интернетка оптика буенча тоташтырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында пенсия алды яшендәге гражданнарны цифрлы компетенцияләргә өйрәтү дәвам итә. 2019 елда гына да ИТ-технологияләр өлкәсендә республиканың 353 кешесе яңа белемнәр һәм күнекмәләр алды.

Yardam.ru үз-үзеңне изоляцияләү өчен уңайлы тормыш өчен республика порталы Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә торган «Смарт. Эволюция» бөтенроссия конкурсының икенче турына үтте.

Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе, 8 июньдә, планлы профилактик эшләр башкару сәбәпле, республиканың берничә шәһәр һәм районында телеканалларны эфирда кабул итү мөмкинлеге булмаячак.

Электрон заказ хатларын җибәрү һәм алу буенча Россия Почтасы сервисын хәзер илнең 72 төбәгендә карарга була. Хәзерге вакытта хезмәт күрсәтүгә 4 млн. кулланучы һәм 7 мең оешма тоташтырылган.


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре Россия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнаштылар. Безнең белгечләр рәсмиләштергән басмаларга язылу «Әлмәт балалар йорты»на җибәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International