ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың һәр кешесе Yardam.ru мәгълүмат порталында эшли башлаган «Табибларга хатлар» сервисы аша коронавирус шартларында фидакарь хезмәтләре өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә ала.


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 15 июненнән Антон Грачев яңа эшкә күчү сәбәпле югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы директоры вазыйфасыннан китә. Директор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп беренче урынбасары Руслан Власов билгеләнде. ИТ-парк директоры вазыйфасына ачык конкурс игълан ителәчәк.

2020 елның биш аенда «Халык контроле» республика системасының эш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

2019 елның июнендә Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгын (2019 елның 25 сентябренә кадәр - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын) җитәкли. Әлеге вазыйфада беренче ел эшләү дәверендә төп вакыйгалар һәм юнәлешләр буенча зур булмаган гайдны тәкъдим итәбез.

Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәге белгечләре республикада яшәүчеләрнең маскалы режимны һәм социаль дистанцияне үтәү дәрәҗәсен билгели торган сынау проектын башлап җибәрделәр. Ясалма интеллект нигезендә яңа технология Казан метрополитенының «Җиңү Проспекты» станциясендә тест режимында эшли.

Яр Чаллы шәһәренең югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында Россиядә беренче «Кайнау ноктасы» күмәк эш виртуаль киңлеге ачыла. Ачылу 18-нче июньгә планлаштырылган.

Россия Почтасы һәм Авито илнең бөтен территориясенә почта бүлекчәләрендә алдан түләп куелган товарлар җибәрү мөмкинлеген киңәйтте. Элек бары тик җиде эре шәһәрдән файдаланучыларга гына товарларны почта бүлекчәләрендә җибәрү мөмкинлеге бар иде.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Ульяндагы коллегаларына «Цифрлы икътисад» Милли программасы кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдир итте.

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гражданнар тарафыннан вакытлы опекага махсус түләүләр рәсмиләштерү буенча сервис эшли башлады. Гаризаларны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Бүген, 9 нчы июньдә, Иннополис югары технологияләр шәһәре үзенең юбилеен билгеләп үтә: нәкъ менә шушы көнне биш ел элек Россиянең беренче IT-белгечләр шәһәренә старт бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International