Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм Россия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк җитәкчесе Константин Калинин Мәскәүдә очраштылар һәм республиканың цифрлы үсеше мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 2 июнендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Айрат Хәйруллинның визиты килешүне гамәлгә ашыру буенча эшче төркем планына кертелгән мәсьәләләр буенча фикер алышуга багышланган иде.
Документ нигезендә, Аналитик үзәк экспертлары республиканың социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә катнашачаклар, шул исәптән төбәк икътисадын үсеш траекториясенә чыгару, илкүләм проектлар тарафыннан бирелгән күрсәткечләргә ирешү, муниципаль берәмлекләрнең үсеш нокталарын һәм үсеш юнәлешләрен билгеләү буенча.