"Кайнар линия" нигезендә РТРС белгечләре телевизор караучыларның Топ-5 проблемасын төзеделәр һәм аларны хәл итү буенча лайфхаклар тәкъдим итә.
Агымдагы елның беренче биш аенда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша никах теркәү өчен ЗАГСка электрон язылу хезмәтеннән 4 038 татарстанлы файдаланган.
COVID-19 пандемиясе аркасында KAZAN DIGITAL WEEK - 2020 (http://kazandigitalweek.com) агымдагы елның 21-24 сентябрендә виртуаль форматта узачак. Халыкара форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар, күргәзмәләр һәм хакатон булачак. Хакатонның җиңүчеләре акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
Мәктәпне тәмамлаучылар халыкара компетенцияләр үзәгенә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына керү өчен документлар тапшыра алалар. Техникумның кабул итү комиссиясе бүгенге көннән эшли башлады.
Компьютер грамоталылыгы буенча "Интернетка рәхмәт - 2020" VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәнгән пенсия алды һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар катнаша ала.
15 июньнән башлап Республика күп функцияле үзәкләре офислары гражданнарны гадәти режимда кабул итүне яңарттылар.
Бүген, 12 июньдә, Россия Көнендә, Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре телеманараларында янә Россия триколоры яначак.
Таныклаучы үзәкләргә сертификатлар булдыру һәм гариза бирүченең шәхси катнашыннан башка көчәйтелгән квалификациясез электрон имза ачкычлары бирү хокукы бирелде. Норма 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керә.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре «Донорлар атнасы #Оставайсядонором» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан Россия Почтасының күп функцияле үзәкләре һәм бүлекләре офисларының эш графигы үзгәрде.