Узган якшәмбедә 15 яшькә кадәр булган юниорлар арасында информатика буенча дүртенче Европа олимпиадасы тәмамланды. Биш көн дәвамында 27 илдән 136 укучы дистанцион форматта иң яхшы Яшь программист исеме өчен көч сынашты. Җиңүчеләр арасында - Казан укучылары.
Рәсми зачетта һәр илне 4әр укучы тәкъдим итте. Россиядән Мәскәү, Чиләбе һәм Казаннан катнашучылар — информатика буенча 2019 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм җиңүчеләре бар иде. Олимпиадага баллар буенча узган, әмма рәсми җыелма командага эләкмәгән укучылар рәсми булмаган зачетта катнашты. Безнең илдән бу зачетта Мәскәүдән һәм Казаннан өч катнашучы бар иде.
Ике ярыш нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы гомумкоманда зачетында медальләр һәм җыелган баллар суммасы буенча беренче урынны рәсми катнашучылар яулады - 1 алтын һәм 3 көмеш медаль. Алтынны КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Валерий Родионов алды.
КФУ-ның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Ренат Кәримов олимпиада җиңүчеләре арасына керде. Ул беренче урынны алды, бу алтын медальгә тиңләшә.
Балаларны Иннополис Университеты һәм МДУ укытучылары әзерләде.
EJOI (European Junior Olympiad in Informatics) - 15 яшькә кадәрге программистлар ярышы, информатика буенча Халыкара олимпиада кагыйдәләре буенча үткәрелә.
2019 елда Россия гомумкоманда зачетында 2 нче урынны яулады, бары тик Румыния программистларыннан гына калышып. Словениядән алтын медальләрне Казаннан, Чиләбедән, көмешне мәскәүлеләрдән алып киттеләр.