Архитектура Советында цифрлы трансформациянең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин архитектура советының чираттагы утырышын үткәрде. ИТ-паркта узган очрашу кысаларында бердәм цифрлы платформа төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Утырыш башында кереш сүз белән цифрлы ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Министр 2021-2023 елларга цифрлы үсеш концепциясен тәкъдим итте, шулай ук цифрлы трансформация үткәрү максатларын билгеләде. Алар арасында: кеше капиталын үстерү, республика икътисадының көндәшлеккә сәләтле үсеше өчен шартлар булдыру, социаль-икътисадый өлкә тармакларының сыйфатын арттыру өчен цифрлы технологияләрне куллану, куркынычсыз мәгълүмати инфраструктураны үстерү.

Үзәкнең баш архитекторы Андрей Шиллинг, үз чиратында, бердәм цифрлы платформа булдыруның гомуми концепциясе, аны кертү максатлары, платформа архитектурасы һәм катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде. Аерым алганда, мәгълүмат белән идарә итү һәм платформага ИТ-системаларны кертү мәсьәләләре каралды.

Утырыш ахырында алдагы эш юнәлешләре билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, архитектура Советы Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы каршында республикада цифрлы процесслар белән нәтиҗәле идарә итү өчен булдырылган. Аның составына республиканың алдынгы ИТ-компанияләре җитәкчеләре, шулай ук республиканың төрле ведомстволары вәкилләре - ICL, БАРС Груп, Таттелеком, Иноейдж, Ак Барс Банк, мәгълүмати проектлар белән идарә итү, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, мәгълүмати технологияләр үзәге һәм санлы трансформация үзәге керде. Совет рәисе итеп ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International