DIGITAL SUPERHERO марафонының финал онлайн-хакатонына гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

18-23 сентябрьдә DIGITAL SUPERHERO онлайн-хакатоннарының Бөтенроссия сериясенең финал этабы узачак. Ярышта катнашу өчен гариза бирергә һәм 1 350 000 сумлык приз фонды өчен көрәшергә мөмкин сайтта - https://dshkazan.ru/final. Анкеталар кабул итү 15 сентябрьгә кадәр ачык.

Хакатонга Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Владикавказ, Нальчик, Новосибирск, Самара һәм башка шәһәрләрдән командалар гариза биргән инде.

Биш көнлек ярыш дәвамында катнашучылар суперсервислар һәм хезмәт күрсәтү өлешендә Министрлык һәм ведомстволардан бурычларны хәл итәчәкләр. Куелган бурычлар арасында - Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы, Россия спорт министрлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ.

Барлык бурычлар да өч төп юнәлеш кысаларында формалаштырылган:

  • «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык»;
  • «Тану алгоритмнарын эшләү»;
  • «Дәүләт учреждениеләре өчен сервислар булдыру».

DIGITAL SUPERHERO онлайн-хакатон марафоны 21-24 сентябрьдә узачак Kazan Digital Week – 2020 халыкара форумына әзерлек кысаларында үткәрелә. Элегрәк ИТС һәм ситуацион үзәкләргә, шулай ук киберкуркынычсызлыкка багышланган ике хакатон булган иде инде.

DIGITAL SUPERHERO хакатоннары сериясе Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы, Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ һәм InnoSTage компанияләр төркеме ярдәмендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International