Күп функцияле үзәкләр офислары аша "Мобиль сайлау" механизмыннан республиканың 416 кешесе файдаланган инде. Татарстанлыларның алдагы тавыш бирү өчен уңайлы участок сайлау өчен тагын 4 көне бар: гаризаларны кабул итү киләсе сишәмбе, 8 сентябрьдә төгәлләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар өч көн дәвамында – 11-13 сентябрьдә узачак. Яшәү урыны буенча түгел, ә «Минем документлар»ның барлык 59 филиалларында тавыш бирү өчен өзек талон алырга була.
Хезмәт паспорт күрсәтү буенча өстенлекле тәртиптә күрсәтелә. Әгәр паспорт алыштыру өчен тапшырылган икән, КФҮтә шәхеснең вакытлыча таныклыгын күрсәтергә кирәк.
«Минем Документлар» офислары белгечләре кирәкле документларны тутырырга гына түгел, ә бәлки яшәүченең урнашу урынына якын булган участокларның адресларын табарга да ярдәм итәчәкләр. Татарстанлылар моны мөстәкыйль рәвештә дә, Россия һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссияләре сайтларында «үз сайлау участогыңны таба» сервисыннан файдаланып та эшли ала.
Әйтергә кирәк, тавыш бирүдә Мәскәүдә дә катнашырга мөмкин. Россия башкаласында 30 санлы сайлау участогы гамәлдә булачак.