Татарстаннан программалар эшләүчесе «Татарстан Республикасы мәгълүматлар фабрикасы» гамәли платформасы», «Минем субсидияләр» мәгълүмати системасы һәм Татар speech стартаплары өчен бүләкләр алды.
Чарада 19 предприятие, шул исәптән «Мобиль Телесистемалар» ҖАҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «В. И.Шимко исемендәге "Радиоэлектроника" Фәнни-җитештерү берләшмәсе" АҖ катнашты.
Чара Kazan Digital Week форумы алдыннан узачак.
Татарстанның цифрлы үсеш министры укучыларга ИТ-өлкәдә ясалма интеллект һәм яңа мөмкинлекләр турында сөйләде.
ИТ-компанияләр һәм ачык лицензияле программа белән тәэмин итүне үстерергә теләгән белгечләр катнашуга чакырыла.
Форум яшьләрне хезмәт белән тәэмин итү өчен шартлар булдыругаа, иң яхшы тәҗрибәләрне һәм эшкә урнашу рәвешләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мир» түләү системасы генераль директоры Владимир Комлев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген CIPR DIGITAL цифрлы технологияләр өлкәсендә эшлекле премиягә гаризалар кабул итү башлана. Премия икътисадны цифрлы трансформация өлкәсендә Россия проектларын һәм эшләнмәләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Цифрлы мохиттә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү төркеме белгечләре зыян күрүчеләрнең хокукларын торгызуда һәм бәхәсне судка кадәр җайга салу стадиясендә дә, суд тикшерүе барышында да килеп чыккан проблемаларны җайга салуда ярдәм итәчәкләр.
20 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон белем бирү бүлеге башлыгы Максим Усманов һәм Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон мәгариф бүлеге консультанты-аналитикы Илсөяр Шәйхетдинова "Электрон мәгариф" дәүләт мәгълүмат системасы модулендә эшләү буенча эксперт төркемен укыттылар.