Дәүләт хезмәтләрендә «Киберкуркынычсызлык – гади ул» дигән яңа бүлек барлыкка килде

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Дәүләт хезмәтләре порталында интернетта үз-үзеңне дөрес һәм имин тотышка багышланган «Киберкуркынычсызлык – гади ул» дигән яңа бүлек барлыкка килде. 

Дәүләт хезмәтләрендәге яңа бүлектәге мөмкинлекләр:

  • тест узу, интернет мошенникларның типик ялганнарын ничек танырга һәм үз мәгълүматларыңны ничек сакларга икәнен белү; 
  • төрле янаулардан үзеңне ничек сакларга - аккаунтны тартып алудан телефон мошенникларга эләгүгү кадәр; 
  • кибер куркынычсызлык буенча махсус белешмәлекләрне йөкләү. Аларда телефон мошенниклары ачыкларга яфрдәм итүче еш очрый торган фразалар, шулай ук беркайчан да ачырга ярамый торган мәгълүмат һәм башкалар.

Дәүләт хезмәтләрендәге яңа бүлек - Санкт-Петербург дәүләт телекоммуникацияләр университеты, «РТК-Солар» һәм «Диалог регионы» АКБО белән берлектә «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Мәгълүмати иминлек» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган проект. 

«Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның мәгълүматлары ышанычлы сакланган. Ләкин, куркынычсызлык порталны саклау дәрәҗәсе белән генә түгел, ә кулланучы үзе куллана ала торган кораллар белән дә билгеләнә: ышанычлы серсүз, ике факторлы аутентификация, портал исеменнән алданган фишинг хатларын ачыклау. Интернетта иминлекнең берничә гади кагыйдәләрен үтәү кулланучыларга һөҗүмнәрнең күп өлешен булдырмый калырга һәм һәрбер гражданга да, тулаем дәүләткә дә финанс зыянының күләмен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Россия Цифрлы үсеш министрлыгының Кибер куркынычсызлыкны тәэмин итү департаменты директоры Владимир Бенгин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International